Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров: чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә, әмма алда шулай ук бик мөһим эш - терлек азыгы әзерләү
2020 елның 1 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Марат Җәббаров, тармакта шулай ук мөһим эшләр башкарасы бар – ул терлек азыгы әзерләү, дип искәртте. Терлекчелекнең продуктивлылыгы эшләрне ничек оештыруга, тиешле срокларны үтәүгә бәйле булачак. Бүгенгә 19 район терлек азыгы әзерләүгә кереште. Әлегә 8 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән чабылган һәм беренче 11 мең тонна сенаж әзерләнгән. Һава шартлары уңай, үләннең биеклеге 35 см һәм аннан биегрәк, урыны-урыны белән 50 см. га кадәр җитә. Быел безгә 500 мең га күпьеллык үләннәр мәйданында азык әзерләргә кирәк, дип хәбәр итте министр. Ул район башлыкларына, холдинглар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә - техниканы мөмкин кадәр күбрәк әзерләргә, печән чабуга оешкан төстә керешергә һәм үләннәрнең беренче катын әзерләүне 15 июньгә төгәлләргә, дип, мөрәҗәгать итте. Моның өчен республикада 843 азык җыю комбайны, 451 үзйөрешле һәм 1500дән артык тагылма чапкыч, 1700 пресс-җыйгыч һәм башка техника бар. Республика буенча 1 азык җыю комбайнына 700 гектардан артык йөкләнеш булса да, хезмәтне тиешле дәрәҗәдә оештырганда, техник мөмкинлекләр күрсәтелгән срокларда сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек бирә, дип саный Марат Җәббаров. Аның сүзләренә караганда, тәүлек саен 100 мең тонна азык әзерләү мөмкинлеге бар. Сенаж массасын сыйфатлы тыгызлау һәм консервантлар куллану тәэмин ителгән. “Техниканы ремонтлауны, ягулык белән тәэмин итүне, механизаторларны тукландыруны шулай ук кырда ук башкарырга кирәк. Республикада механикалаштырылган 6 отряд эшли. Аларны азык әзерләү өчен үз техник мөмкинлекләре җитешмәүчеләр өчен җәлеп итәргә тәкъдим итәбез”, - диде министр. Республикада авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту дәвам итә. Быел 240 трактор, 80 ашлык җыю һәм 19 азык җыю комбайны, 930тан артык башка техника һәм җайланмалар сатып алынды, шул исәптән 2 млрд. сумга якын Росагролизинг аша. “Азык әзерләү техникасы паркын, куәтле, югары җитештерүчән комбайннарга һәм үзйөрешле чапкычларга алыштырып, яңартырту таләп ителә. «Росагролизинг» белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Чөнки еллык 3% ставка белән банклар кредит бирми”, - дип искәртте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Үткән атнада республика районнарында узган азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеген тикшерү һәр хуҗалыкның һәм районның әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Әйтик, Актаныш, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Мөслим, Саба, Сарман, Тукай һәм башка районнар хуҗалыклары, карантинга да карамастан, азык җыю техникасы паркын тулысынча әзерләгәннәр. Әгерҗе районы комбайннары кабул итүгә әзер түгел иде. Апас, Кама Тамагы, Спас, Чирмешән районнары графиктан шактый калыша. Марат Җәббаров шулай ук, урыннарга чыгып тикшерүләрдән күренгәнчә, Әгерҗе, Чирмешән, Югары Ослан, Спас һәм кайбер башка районнарда терлек азыгы саклагычларының да кабул итүгә әзер булмавы турында хәбәр итте. “Бу – хуҗаларча эш итү түгел, - диде министр. - Хәзер инде бөтен җирдә диярлек азык әзерләү башлана, ә траншеялар әзер түгел. Кабул итү башланганчы барлык траншеялар да әзер булырга тиеш”.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз