Район аграрийлары терлек азыгы җыюга кереште

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

2020 елның 29 маенда район аграрийлары терлек азыгы җыюга керештеләр. Бүгенге көндә районда сенаж салу буенча 4 звено эшли. «Зәй шикәре» АФ, «Нива» ҖЧҖ-1әр, «Зәй» АФ-2әр звено. 1 июньгә 6 мең тонна сенаж әзерләнгән инде. Сенаж салу барлык технологик таләпләрне үтәп, консервантлар кулланып алып барыла. Елны уңышлы уздыру һәм югары савым алу өчен район аграрийларына 18-22% протеинлы 45 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк була. Хезмәткәрләр хезмәтен стимуллаштыру өчен районда 700 мең сум күләмендә премия бирү  каралган. Бу 1 сенаж траншеясына ( 1000 тонна күләмендә) 22600 сум тәшкил итә, ул исә сенаж әзерләүдә катнашучы барлык авыл хуҗалыгы бүлекчәләре хезмәткәрләрен премияләүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International