1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Зәйдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен онлайн чаралар оештырылды: рәсем конкурсы, дистанцион мастер – класслар, викториналар, бию һәм спорт флешмоблары. Клоуннар һәм пиратлар Зәйнең 400дән артык сабыйын төрле күңел ачу бәйгеләре, биюләр һәм флешмоблар белән сөендерделәр. Бәйрәмне районның белем бирү оешмалары оештырды. Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Бер-береңне җанландыр " акциясе оештырылды. «Энергетик" мәдәният йорты иҗат коллективлары җитәкчеләре исеменнән үзенчәлекле бәйрәм видеокотлаулары яңгырады, «Балачак дөньясында» иҗади конкурсында катнашучыларның онлайн - концерты булды, әлеге конкурска йомгак ясалды. Шулай ук декоратив-гамәли иҗат буенча онлайн-класслар, интерактив уеннар, балалар җырлары буенча «Балачак музыкасы» музыкаль калейдоскоплары, күргәзмәләр, шигырьләр уку оештырылды. Барлык чаралар да катнашучыларда уңай тәэсирләр калдырды.