ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2020 ел
шимбә
2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының баш суд приставы гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

19
июнь, 2020 ел
җомга
19 июньдә Зәй район хастаханәсенең актлар залында сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара үтте.

19 июендә Зәйдә  Шәһәр төзелеше советының күчмә утырышы булды,  эшмәкәрләр үз объектларында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов белән очраштылар.

2020 елның 20-26 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) булыр дип көтелә.Сак булыгыз! "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

"Бөек Җиңү геройлары-2020" иҗади конкурсы бара. Оештыручылары: Россия Язучылар берлеге, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, «Сер түгел» нәшрият йорты. Кергән 16077 эш арасыннан 9763 эш сайлап алынды.

18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Наркомания-кешенең физик сәламәтлеге һәм социаль статусы өчен, аның яшенә һәм җенесенә карамастан, универсаль куркыныч булган күренеш. Хәзерге җәмгыятьтә наркотикларның зыяны турында бик азлар гына белми, әмма, шуңа да карамастан, алар элеккечә төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итә, күпләр өчен зыянга әйләнә. Наркоманияне кисәтү-җәмгыятьтә наркотикларга бәйлелекне бетерү буенча куелган бурычларның бер өлеше булып тора.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. ТР КоАП 3.6 маддәсе,1 өлеше буенча «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" буенча 36 административ беркетмә каралды. Ачыкланган хокук бозуларга юл куйган затлар административ җаваплылыкка тартылган.
17 июнь көнне Казан шәһәрендә видеоязмалар буенча читтән торып үткәрелгән «Минем яраткан Татарстан» ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган, Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды.
18 июнь көнне өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй муниципаль районы вәкиллекле органнары утырышлары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International