"Бөек Җиңү геройлары -2020 " иҗат конкурсы үтте

2020 елның 19 июне, җомга
"Бөек Җиңү геройлары-2020" иҗади конкурсы бара. Оештыручылары: Россия Язучылар берлеге, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, «Сер түгел» нәшрият йорты. Кергән 16077 эш арасыннан 9763 эш сайлап алынды. "Проза. Шигърият. Публицистика (өлкәннәр)" номинациясендә ярымфиналга Зәй туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре С.И.Долгованың "Күккә кадәр барып җитәргә" дигән эше чыкты. Финалистларны билгеләп үтү 15 июльдән соң булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International