Музыка мәктәбе укучысы II дәрәҗә лауреат булды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

17 июнь көнне Казан шәһәрендә видеоязмалар буенча читтән торып үткәрелгән «Минем яраткан Татарстан» - ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган, Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурсны оештыручы Татарстан Республикасының «SFORZANDO»Музыкаль башкаруны үстерү региональ иҗтимагый фонды. Музыка мәктәбен 4 сыйныф укучысы Асылгәрәев Илдар (саксофон) укытучысы Бурмистрова Надежда Николаевна, концертмейстер Филимонова Татьяна Николаевна тәкъдим итте. Илдар II дәрәҗә лауреат булды. Без аларны конкурста уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International