ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Үзәк китапханәдә «Ровесник» профориентация клубы кысаларында 2 нче мәктәпнең 8 б сыйныф укучылары, хезмәт стажы 20 ел булган, отставкадагы подполковник Попов В. Н. белән очрашты. Чаранын темасы - «Танышыгыз - профессионал".
Бүген Яңа Спас авыл җирлегендә 2020 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча гражданнар җыены булып узды.
19-24 гыйнварда «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәге базасында 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уза.
Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелеген ачу тантанасы узды.
Бүген «Зәй ХПП» ААҖдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. «Зәй ХПП» ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре турында предприятие директоры Р.Р. Фәрдиев чыгыш ясады.

19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе
Иске Маврин һәм Сәвәләй авыл җирлекләрендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыеннары узды.
Бүген православие динендәге зәйлеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Район гыйбадәтханәләрендә гыйбадәтләр узды һәм су яктыртылды.

18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе
Зәйдә район җитәкчелеге катнашында гражданнар җыеннарына һәм хезмәт коллективлары җыелышларына старт бирелде.

"Зәй урманчылыгы” ДКУ актлар залында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәт коллективлары җыелышы узды.

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 15-нче гыйнвар көнне яңа 2021 нче елның беренче гаилә пары теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International