Зәйдә район җитәкчелеге катнашында гражданнар җыеннары һәм хезмәт коллективлары җыелышларына старт бирелде. Елга ике тапкыр район җитәкчелеге халык белән актуаль мәсьәләләр һәм перспектив бурычлар буенча диалог алып бару өчен очраша. Бүген 6 нчы номерлы мәктәптә яңа шәһәр микрорайонында яшәүчеләр өчен традицион халык җыены узды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов җыелучыларга башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде, 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. Зәйлеләр беренчеләрдән булып шәһәр һәм районның бүген нәрсә белән яшәвен, якын киләчәктә нинди үзгәрешләр булачагы турында ишеттеләр. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов халыкны шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча эшләрнең барышы белән таныштырды, аерым алганда, юлларны норматив хәлгә китерү, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, "Безнең ишегалды" Президент программасын тормышка ашыру турында сөйләде. Полиция башлыгы Алексей Бортников микрорайонда оператив хәлләр турында сөйләде, гражданнарны алдакчылардан сакланырга, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булырга чакырды. Шулай ук районда санитар-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары, шәһәр микрорайоннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга аңлатмалар һәм җаваплар бирделәр.