Район башлыгы православие динендәге зәйлеләрне Качману бәйрәме белән котлады

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген православие динендәге зәйлеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Район гыйбадәтханәләрендә гыйбадәтләр узды һәм су яктыртылды.  Зәй-2  микрорайонының әйләнеп үтүче юлында  урнашкан "Изге чишмә" дә  көндезге 11.00 дә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында бәйрәмнең рәсми өлеше булды. Разиф Галиевич руханиларны, чишмәдән изгеләндерелгән су җыярга килүчеләрне һәм зәйлеләрне шушы бөек бәйрәм белән котлады. "Хөрмәтле зәйлеләр, православие христианнары! Сезне чын күңелдән якты бәйрәм - Качману бәйрәме белән котлыйм! Меңъеллык дәвамында бу рухи бәйрәм кешеләргә якты өмет бүләк итә, яхшы якка ышанычны ныгыта, игелекле эшләргә рухландыра. Бу истәлекле көндә барыгызга да күңел тынычлыгы һәр йортка иминлек телим, бәйрәм сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек алып килсен! ",- диде Разиф Галиевич. Бүген дин тотучыларга уңайлы булсын өчен, иртәнге якта  4 нче маршрут автобусының чишмәгә керүе оештырылды, киенү өчен ике зур автобус куелды. Төп гөмбәз янында кичкә кадәр ашыгыч ярдәм, эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International