"Зәй урманчылыгы” ДКУ актлар залында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәт коллективлары җыелышы узды. «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе И.Г. Забродина 2020 ел йомгаклары буенча доклад белән чыгыш ясады. Урманнарда урман һәм янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышында, дәүләт урман инспекторлары 2020 елда 1240 рейд патрульлеге үткәргән. Патрульлек барышында административ хокук бозулар турында 45 беркетмә төзелгән, урман законнарын бозуга юл куймау турында 52 кисәтү бирелгән һәм үтәлгән.