ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе
17 март көнне үзәк балалар китапханәсендә шагыйрә, С. Рафыйков исемендәге премия лауреаты, оста куллы химаяче, киң күңелле, мәрхәмәтле шәһәрдәшебез Надежда Чепурная белән очрашу оештырылды.

17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Разиф Кәримов Зәйдә 9 майга -Азат итүче сугышчыга һәйкәлен торгызу хакында күрсәтмә бирде һәм район җитәкчелеге тиз арда бу җитди мәсьәлә буенча карар кабул итте.

Бүген Татарстан “Үсеш партиясе”нең Зәй җирле бүлеген, район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев, «Үсеш партиясе”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Олег Коробченко, «Үсеш партиясе»нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Марат Бохараев, Түбән Кама бүлеге рәисе Рафис Мостафин ачты.
16 мартта хакимиятнең зур залында Зәй шәһәренең топонимика буенча утырыш узды. Утырышта Зәй туган якны өйрәнү музееның, Воздвиженка микрорайонындагы урамнарга Некратов Валериан Демьян улы һәм Малахов Владимир Сергеевич исемнәрен биреп, аларның истәлеген мәңгеләштерү турында һәм "Залесная" ("Урман арты" )урамы дигән исем кушылуы турындагы сораулар каралды.
16 нчы мартта Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Зәйдә Туган як елы уңаеннан үзенчәлекле бәйге үткәрелде.

16
март, 2021 ел
сишәмбе
Бүген Яңа Спаста район мәдәният йортылары хезмәткәрләренең, "Авыл клуб учреждениесе базасында үзешчән театр һәм вокаль коллективларның эш методикасы" дигән темага чираттагы эшлекле семинары узды.
2021 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне үткәрелү сәбәпле, «TacklingPlasticPollution» - «Планетаның пластик пычрану проблемасын хәл итү» девизы астында Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы белгечләре тарафыннан 2021 елның 9 мартыннан 19 мартына кадәр кулланучылар өчен товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырылды.
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Зәй территориаль бүлеге, Бөтенроссия акциясе кысаларында, эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр.

19 мартта 6нчы мәктәптә 17.30 сәгатьтә Яшьләр паркын төзекләндерү проекты буенча фикер алышу булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International