Зәй районында мәдәният хезмәткәрләренең семинары үтте

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген Яңа Спаста район мәдәният йортылары  хезмәткәрләренең, "Авыл клуб учреждениесе базасында үзешчән театр һәм вокаль коллективларның эш методикасы" дигән темага чираттагы эшлекле семинары узды. Семинарда катнашучыларны "Рябинушка" фольклор коллективы,  "Вдохновение" триосы җыр- биюләр белән каршы алды. Чара да мәдәният идарәсе җитәкчесе Регина Камалова "Май чабу" халык күңел ачуы вакытында узган "Икмәкле туган як" милли кухнясы конкурсында җиңүчеләргә тантаналы рәвештә бүләкләр һәм дипломнар тапшырды. Семинар барышында Яңа Спас авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ольга Матвеева авыл мәдәният йорты базасында җыр коллективларының эше турында сөйләде. "Район мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Фикрәт Сибгатуллин авыл клублары базасында театр коллективларын үстерү һәм яңа эш формалары турында сөйләде. Район мәдәният йорты директоры урынбасары үзешчән коллективларны булдыру һәм үстерү буенча методик рекомендацияләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International