Зәй территориаль бүлеге 2021 елның 18 мартында эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Зәй территориаль бүлеге, Бөтенроссия акциясе кысаларында, эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештыра. Зәй территориаль бүлегендә (Зәй шәһәре, Комсомольская ур., 50) алдан язылу 8(85558) 7-22-09; 7-20-89 (2021 елның 15-17 март көннәрендә 08.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номерлары буенча башкарыла, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк була. Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү. Консультациягә язылган эшмәкәрләргә Зәй территориаль бүлегенә барганда сулыш органнары өчен шәхси саклану чаралары (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк. Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул! Без сезне бердәм "Ачык ишекләр " көнендә консультацияләргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International