16 нчы мартта Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Зәйдә Туган як елы уңаеннан үзенчәлекле бәйге үткәрелде. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән саф татар телендә аралашучы кызлар сүз байлыгында, талантларын күрсәтүдә, пешеренүгә осталыкта, тапкырлыкта көч сынашты. «Татар -кызы-2021» бәйгесе иң элек мәктәпләрдә үткәрелеп, анда иң-иң уңганнары район турына сайлап алынды. Бәйгенең район турында 7-11нче сыйныфлардан 14 кыз катнашты. Кызларга татар халкының гореф-гадәтләре, аш-суга осталыклары, телне белү дәрәҗәсе буенча күп төрле биремнәр үтәргә туры килде. Аларның кайсы җыр җырлады, кемдер күңелле шигырь сөйләде, кемдер биеде. Һәр кыз лаеклы чыгыш ясады, әмма жюри әгъзалары арасында Кадер мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Азилә Закирова аерым тәэсир калдырды, ул җырлады да, шигырен дә сөйләде, жюри әгъзаларын өй ашлары өчпочмак белән дә оста итеп сыйлады. Үсеп килүче буынның туган телебезне белеп, аның аһәңле, матур сөйләм телен пропагандалап, менә шулай бәйгеләрдә катнашуы бик куанычлы. Татар телен һәр мәктәпнең әнә шундый күркәм кызлары үрнәгендә күрсәтә алу - ул яшүсмерләр арасында аңа мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз.