Район башлыгы Разиф Кәримов Зәйдә 9 майга - Азат итүче сугышчыга һәйкәлен торгызу хакында күрсәтмә бирде һәм район җитәкчелеге тиз арда бу җитди мәсьәлә буенча карар кабул итте. «Бердәм Россия» партиясе һәйкәлне тиз арада торгызуда үз ярдәмен тәкъдим итте. Һәйкәл- сугыш вакытында һәлак булган барлык сугышчыларның батырлыгы турындагы изге истәлек, ул безнең Ватан тарихы, исән калган сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтне чагылдыра. Район башлыгы йөкләмәсе буенча, Билгесез солдатка куелган һәйкәл яну факты буенча тикшерү билгеләнгән. Янгын сәбәпләрен ачыклау буенча тиешле органнар эшли, процессуаль тикшерү үткәрелә. Район хакимияте бу җинаятьне тикшерүдә хокук саклау органнарына ярдәм күрсәтә. Район шәһәр төзелеше Советының чираттан тыш утырышы билгеләнде, анда объектны торгызу мәсьәләсе һәм әлеге эшне башкару вакыты каралачак. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Зәйдә Азатлык китерүче солдат һәйкәлен 9 Майга торгызу бурычын куйды.