"Кайнар линия" эшли

2021 елның 16 марты, сишәмбе
2021 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне үткәрелү сәбәпле, «TacklingPlasticPollution» - «Планетаның пластик пычрану проблемасын хәл итү» девизы астында Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы белгечләре тарафыннан 2021 елның 9 мартыннан 19 мартына кадәр кулланучылар өчен товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кайнар линия телефоннары буенча алырга мөмкин: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге (8 800 555 49 43), «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында консультация пункты - (8553) 45-20-72, 45-20-55, Зәй районындагы бүлекнең – 8(85558)7-22-75 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International