9 мартта 6 нчы мәктәптә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында, Яшьләр паркын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узды. Фикер алышуда Совет, Башкарма комитет вәкилләре һәм әлеге территориянең киләчәгенә битараф булмаган барлык теләүчеләр катнашты. Чарада катнашучыларны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев сәламләде. Архитекторлар территория турындагы эшләнмәләр белән уртаклаштылар, паркның уңай якларын һәм аның кимчелекләрен билгеләделәр, төзекләндерү буенча үз фикерләрен тәкъдим иттеләр. Төркемнәрдә эшләгәннән соң, анда катнашучылар шулай ук төзекләндерү хакында үз сүзләрен әйттеләр. Яшьләр паркы территориясен төзекләндерү проектын әзерләгәндә гражданнарның иң актуаль һәм кызыклы тәкъдимнәре исәпкә алыначак.