Агымдагы елның 11 гыйнварыннан 19 мартына кадәр сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә район территориясендә «Мобиль поликлиника» комплексы эшләде. График буенча мобиль сырхауханә 6 торак пунктта Сәвәләй, Чыбыклы, Югары Шепкә, Бигеш, Сарсаз - Баграж, Александр Бистәсендә урнашкан иде. 19 мартка Зәй район хастаханәсе табиб-белгечләре бригадасы тарафыннан 1896 кеше кабул ителгән, шуларның 974е-эшкә яраклы яшьтә. Кабул итүне табиб-белгечләр: офтальмолог, хирург, уролог, невролог, терапевт, гинеколог, кардиолог, эндокринолог, отоларинголог алып барды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 61 пациентның авыруы беренче тапкыр ачыкланган, алар барысы да диспансер күзәтүенә исәпкә куелган. 318 кешегә өстәмә тикшерү тәкъдим ителгән, шул исәптән 7се - башка медицина оешмаларына җибәрелгән. Бүгенге көндә 284 кешегә өстәмә тикшерү уздырылган һәм шуларның 282се - Зәй район үзәк хастаханәсе шартларында дәваланачак.