Зәйлеләр милли Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр

2021 елның 20 марты, шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уза. Шәһәрнең үзәк мәйданында театральләштерелгән тамаша, бәйрәм концерты, спорт ярышлары, авыл җирлекләре арасында «Тәмле пылау» конкурсы, декоратив иҗат күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм ярминкәсендә фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен саттылар. Зәйлеләрне бәйрәм белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Акатьев Валерий Григорьевич котлады: "Борынгы Нәүрүз традицияләренең буыннан-буынга тапшырылуы бик тә куанычлы, бүген Зәйдә шул уңайдан күңел ачулар оештырыла һәм һәр йортта диярлек кунаклар өчен милли ризыклар әзерләнә. Шулай ук Нәүрүз бәйрәмендә ата-бабаларыбызны искә алу, кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү дә бар, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Шулай ук Валерий Григорьевич Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган, «Тел бишеге-театр» район театр иҗаты фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын да үткәрде. Соңыннан традиция буенча барлык теләүчеләрне «Карга боткасы» һәм бәйрәм пылауы белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International