Зәйдә предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек үтте

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

19 мартта Яңа шәһәрнең урман массивында предприятие, оешма һәм учреждение командалары арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары буенча беренчелек үтте. Ярышларда 10 команда (30 ир-ат, 22 хатын-кыз) катнашты. Шәхси беренчелек нәтиҗәләре: ирләр арасында:1 урын – Коронов Максим (ЗПК), 2 урын-Имамиев Раил (ТЕХНО), 3 урын-Абдрәшитов Тәлгать (ЗПК). Хатын-кызлар арасында:1 урын-Абдрәшитова Ләйсән (ЗПК), 2 урын-Краснова Регина (мәгариф идарәсе), 3 урын-Волкова Регина (ГРЭС). Команда беренчелеге:1 урын-Зәй политехника көллияте, 2 урын-ГРЭС, 3 урын-Зәй шикәре, 4 урын-мәгариф идарәсе, 5 урын-ТЕХНО, 6 урын-Динамо, 7 урын-Аккурайд, 8 урын-УФКСиТ, 9 урын-Башкарма комитет, 10 урын-Тамерлан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International