ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе
1950 елдан башлап ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уставы үз көченә керә.
7 нче апрельдә “Барс” спорт мәктәбендә санитар икеайлык кысаларында «Карга - һөҗүм!!!» акциясе узды һәм шундый девиз астында “Энергия“ стадионы мәйданы кардан чистартылды.

7 нче апрель көнне 7 нче мәктәптә “Сирәк төрле хайваннарны һәм үсемлекләрне саклыйк“ темасына экологик дәрес үтте.

Бүген санатар- экологик икеайлык кысаларында, «Кайгырту» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары, Зәй политехник көллиятенең «Экостайл» командасы белән берлектә, Зәй - 2 не урап узучы юлда урнашкан «Изге Чишмә» территориясен җыештырдылар.
7 апрель көнне Үзәк китапханәдә система китапханәчеләре өчен «Китапханәдә мәгърифәтчелек эшчәнлеге, балалар һәм өлкәннәр иҗатын үстерү формасы буларак мастер-класс" дигән чираттагы практикум узды.
2 нче апрельдән Александр Бистәсе мәктәбендә тирә-юньне чүп-чардан чистарту эшләре башланып китте. Елдагы тәртип буенча чистарту эшләренә кар ату, көздән калган корыган агач яфраклары һәм үләнне җыештыру, мәктәп ишегалдында үскән агачларның кәүсәләрен агарту керә.
7 апрельдә «Яшьлек» боз сараенда «Нефтехимик» хоккей клубы уенчылары - һөҗүмчеләр Павел Порядин, Илдар Шиксатдаров, Рафаэль Бикмуллин, сакчылар Роман Абросимов, Александр Брынцев «Яшьлек» спорт мәктәбенең яшь хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрделәр.

7 апрель көнне С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханадә «Сөмбелә» клубы әгъзалары өчен «Бакчачы мактанычы» дип аталган – бакча серләренә багышланган чара үткәрелде.

2021 елның 24 гыйнварында «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектының 12 сезонына заявка бирү кампаниясе тәмамланды. Барлыгы 1667 кеше теркәлгән, шуларның 1103-е кабул ителгән. Гаризалар Татарстанның 45 муниципалитетыннан килгән.
Экология акцияләрен үткәрү Зәй муниципаль районының яшьләр сәясәте учреждениеләрендә яхшы традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International