7 апрель көнне С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханадә «Сөмбелә» клубы әгъзалары өчен «Бакчачы мактанычы» дип аталган – бакча серләренә багышланган чара үткәрелде. Татар әдәбияты бүлеге китапханәчеләре очрашуда катнашучылар өчен «Бакчачыга киңәшләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Биредә участокларда сезонлы эшләр, яшелчә, җиләк-җимеш культуралары һәм чәчәкләр үстерү турында китаплар бар иде. Чарада катнашучылар узган ел дача сезонының ничек узуы, помидор, кыяр, борыч уңышы һәм бу елның яңа сортлары турында сөйләштеләр. Һәр бакчачының үз, сыналган алымнары бар. Һәвәскәр бакчачылар яшелчә утырту, тәрбияләү, тукландыру технологияләре белән уртаклаштылар. Күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрне үстерү һәм карау буенча тәкъдимнәр тыңланды.