Тәртипкә китерәбез!

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2 нче апрельдән Александр Бистәсе мәктәбендә тирә-юньне чүп-чардан чистарту эшләре башланып китте. Елдагы тәртип буенча чистарту эшләренә кар ату, көздән калган корыган агач яфраклары һәм үләнне җыештыру, мәктәп ишегалдында үскән агачларның кәүсәләрен агарту керә. Кар ату эшенә укучылар рәхәтләнеп керештеләр дә инде. Апрельнең мул кояшы урамга әйдәп, күлдәвекләр, гөрләвекләр кояшта җемелдәп үзләренә чакырып торганда, моннан да күңелле шөгыль бармы икән? Кайчандыр аклыгы белән шатландырып, күңелләргә аклык иңдергән кар белән яңа кышка кадәр саубуллашыр вакыт та җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International