ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев катнашында «Сәламәтлек комбинаты»  хезмәт коллективының 2021 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә хисап ясалды.

Зәйнең “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары Иван Ковалев белән Александр Комарских «Ел лидеры-2021» конкурсының этабына уздылар.
17-19 августта Казанның It-паркында «Кадрлар резервы» республика проектының өченче туры узды.
22 августта Зәй аграрийлары татлы тамыр-чөгендер алуга кереште.
1991 елның 22 августыннан башлап, ел саен Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

21
август, 2021 ел
шимбә

22 августтан 16 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» республика акциясе узачак, аның кысаларында авыл территорияләре буенча яшьләр туры, шулай ук эре шәһәрләрдә форумнар үтәчәк.


20
август, 2021 ел
җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе коллективы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр белән очрашу узды.
2021 елның 9 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Зәй муниципаль районында Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) буенча гражданнарны күчмә кабул итүне планлаштыра.
Үзәк китапханәдэ ишегалды лагере балалары өчен «Наливное яблочко по тарелке катится» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрелде. Күпләр Алма Спасында алма тылсымлы була дип саныйлар һәм бу конне шушы жимешне ашасан теләклэр һичшиксез чынга ашачак диләр. 19 августта халык календаренда Алма Спас бәйрәме билгеләп үтелә.
Курск сугышы Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсе. Хәрби операцияләр 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасында совет гаскәрләренең немец-фашист илбасарларына каршы берьюлы оборона һәм һөҗүм операцияләре оештырыла. Операциянең максаты - вермахт көчләренең зур һөҗүмен туктату һәм аның стратегик төркемен тар-мар итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International