Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район сынау кишәрлекләрендә көзге культураларның торышы тикшерелде
2022 елның 27 апреле, чәршәмбе
2012 елның 26 апрелендә «Татарстан Республикасы буенча селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе» ФДБУнең Зәй районы Сәвәләй авылында урнашкан филиалында көзге бодайны һәм көзге арышны кышлату буенча көзге культураларның тәҗрибә кишәрлекләрен тикшерү үткәрелде. Дәүләт сорт сынавы нәтиҗәләренең объективлыгын арттыру һәм филиалның эш сыйфатын бәяләү максатыннан комиссия төзелде. Комиссия рәисе - «Госсорткомиссия» ФДБУнең ТР филиалы башлыгы И.Р. Гәрәев. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының орлыкчылык буенча җитәкчесе урынбасары Р.Р. Хәбибуллин, ТатНИИСХның әйдәүче фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты И. Д. Фадеева, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Зәй районы бүлеге башлыгы З.Э. Тәхаутдинова, Зәй дәүләт сорт участогы мөдире Р. И. Рябов керде. Катнашучылар агымдагы елда сорт сынауларында булган көзге бодай һәм көзге арыш чәчүлекләрен карадылар, барлыгы 42дән артык тәҗрибә кишәрлеге каралды, шулардан 27се - көзге бодай, 15е - көзге арыш кишәрлеге. "Сорт участокларында көзге культураларның – бодайның һәм арышның яңа сынала торган сортлары тәҗрибәләре салына. Алга таба алар «Госсорткомиссия» ФДБУ тарафыннан Россия территориясендә куллануга рөхсәт ителгән селекция казанышлары реестрына кертү өчен тәкъдим ителәчәк. Сорт участокларында сан һәм сыйфат күрсәткечләре буенча иң яхшы сортлар ачыклана: клейковина, аксым, уңыш һәм башкалар. Соңыннан алар районлаша» - ди З.Э. Тәхаутдинова. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия көзге культураларның торышына уңай бәя бирде, кышлату уңышлы узды. Сорт сынаулары авыл хуҗалыгы культураларының дәүләт сорт сынавы методикасы нигезендә салынган; сортларны тәҗрибә кишәрлекләрендә урнаштыру саклана, ара калдырылган, баш-башларында һәм ян саклау урыннары бар, һәр сорт номер этикеткасы белән билгеләнгән. ГСУ хезмәткәрләренә сорт тәҗрибәсе эшен дәвам итәргә тәкъдим ителде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Зәйдә 9 Май алдыннан Җиңү бульварында декоратив алмагачлар утырттылар
5 майда Зәйдә Җиңү бульварында зур күләмле яшелләндерү акциясе узды. «Хәтер бакчасы акциясе кысаларында декоратив алмагачлар утыртылды, алар үзәк мәйданны төзекләндерүнең дәвамы булды.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә узды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә уздырдылар.
Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм: табигатьне бергәләп сакларга өйрәнәбез
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм» программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты-мәктәп укучыларында экологик культура һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
4
май, 2026 ел
Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз