Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
"Тукай әкиятләрен барлап"
2022 елның 26 апреле, сишәмбе
"Тукай әкиятләрен барлап". Балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән әдәби программа әнә шулай дип аталды. Бәйрәм чарасына «Тату гаилә» һәм «Теремкәй»балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар чакырылган иде. Менә инде бер гасырдан артык балалар яраткан шагыйребезнең әсәрләрен кызыксынып укый һәм яттан сөйлиләр. Бүген дә алар бик теләп Тукайның «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт»шигырьләре буенча кечкенә сәхнәләштерүләр күрсәттеләр. «Теремкәй» балалар бакчасы нәниләре кәҗә белән сарык турында әкият буенча күренеш тәкъдим иттеләр. Кечкенә артистларның чыгышы өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде. Чарада һәр баланың яраткан персонажы Шүрәле дә катнашты. Ул инде күптәннән беркемгә дә, беркайчан да явызлык китерми торган игелекле зат, кунаклар белән уйнап күңел ачты. Аннары сабыйлар бик теләп Тукай табышмакларына җаваплар эзләделәр. Шагыйрь калдырган мирасның әһәмияте әйтеп бетергесез. Әсәрләренең туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылуы, балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләве, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтүе мөһим. Очрашу, гадәттәгечә, һәркемгә таныш «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Барлык катнашучылар иганәчедән истәлеккә бүләкләр алдылар һәм бердәм фотога төштеләр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Зәйдә 9 Май алдыннан Җиңү бульварында декоратив алмагачлар утырттылар
5 майда Зәйдә Җиңү бульварында зур күләмле яшелләндерү акциясе узды. «Хәтер бакчасы акциясе кысаларында декоратив алмагачлар утыртылды, алар үзәк мәйданны төзекләндерүнең дәвамы булды.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә узды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә уздырдылар.
Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм: табигатьне бергәләп сакларга өйрәнәбез
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм» программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты-мәктәп укучыларында экологик культура һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
4
май, 2026 ел
Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз