Зәйдә эш визиты белән ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе булды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе
26 апрельдә Зәй муниципаль районында ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Груничев Александр Станиславович булып китте. Эш визиты кысаларында Әхмәт һәм Поручиково торак пунктларында газлаштыру программасы буенча газ кертелгән йортларны карау уздырылды. Александр Груничев шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов озатуында «Зәй водоканалы» ҖЧҖнең чистарту корылмаларында, Шепкә авылындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында, «Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭСы һәм Көчәнеш астында эшләү үзәгендә булды. Соңрак тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Гражданнарны кабул итү барышында бирелгән сорауларга тулы ачыклык кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International