16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» XXI республика бәйрәме узды, анда көрәш буенча «Зәй» спорт мәктәбе спортчысы Ибраһимов Җәмил үз үлчәү категориясендә чемпион булды.
2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасында яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент башланды-салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН), ул салым түләүче өчен кассалардан һәм банк счетларыннан салымнарны тулысынча исәпләргә мөмкинлек бирә.