«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында, Чаллы - Зәй – Әлмәт автомобиль юлы участогында 3800 метр озынлыкта эшләр бара. Әлеге участокны М7 һәм Р-239 федераль трассалары бәйли. Объектта эшләр 2020 елда башланган. Подрядчы оешма «Татнефтедор» ҖЧҖ бүгенге көндә түбәндәге эшләрне башкарды: кече күперне торбага алыштырдылар, торбаны ремонтладылар, тигезләү катламын җәйделәр, аркылы авышлыкны төзәттеләр һәм урыны белән машиналар йөрү өлешенең киңлеген арттырдылар. Хәрәкәт агымнарын бүлү өчен бетон бүлү полосасы монтажланды, өстәмә светофорлар куелды. Юлның бу участогында эшләр ахырына якынлаша. Бүгенге көндә өске катламын җәю, юл кырыйларын, юл билгеләрен урнаштыру, тамга салу буенча соңгы эшләр калды.