Зәйдә алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак

2022 елның 19 июле, сишәмбе
21 июльдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (19 кабинет, 1 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, администрация һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу (8-85558) 7-07-66 телефоны буенча эш сәгатьләрендә башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International