19 июльдә район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен чираттагы тикшерү барышында терлекчелектәге эшләрнең торышы белән танышты. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан җитәрлек печән һәм сенаж әзерләнүе билгеләп үтелде. Лаборатория анализлары буенча сенаж беренче класска туры килә. Терлекчеләр быел салынган сенажны рационга кертә башладылар. Берьеллык үләннәрдән сенаж салу дәвам итә. Азык, шул исәптән концентратлар җитәрлек. Терлекчеләр алдына якын арада сөт савуны 1,5-2 тоннага арттыру бурычы куелды.