Зәйдә пляж волейболы буенча беренчелек үтте

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

4 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр «Энергия» стадионы мәйданчыгында предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы исәбенә беренчелек үтте. Чараның максаты: халыкны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, халыкның барлык категорияләре һәм төркемнәре өчен физик культура һәм спорт, массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, шул исәптән халыкның спорт объектлары белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен күтәрү һәм спорт резервын әзерләү «Демография» милли проекты бурычларына керә. Чараны Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе оештырды. Ярышларда шәһәр предприятиеләре, оешмаларының 8 хатын-кыз һәм 9 ир-ат командалары катнашты. Ирләр командалары арасында 1 урынны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе командасы, 2 урынны ТЕХНО, 3 урынны «Динамо», хатын-кызлар командалары арасында 1 урынны мәгариф идарәсе, 2 урынны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, 3 урынны Зәй ГРЭСЫ алды. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. «Барлык командалар да җиңү өчен лаеклы көрәштеләр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм пляж волейболы буенча киләсе ярышларда катнашырга әзер», - дип шәрехләде ярышларның баш хөкемдары Альберт Галләмов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International