18 июльдә Үзәк китапханәдә Соббух Рафыйков исемендәге премия тапшырылды. Премия милли мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталыклары, үз авторлык стиле булган аерым шәхесләргә һәм коллективларга өч елга бер тапкыр бирелә. 2022 елда конкурс комиссиясе карары белән премия лауреаты итеп җирле үзидарә органнары ветераны, районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы активисты Фәнзия Нәгыйм кызы Николаева танылды. Фәнзия Нәгыйм кызы 35 елдан артык Югары Мәлем авылы Советында эшләде. Ул шушы җаваплы һәм мәшәкатьле вазыйфага килгәнче Түбән Биш авылында биш ел китапханәче булып эшләгән. Аңа ул вакытта бары тик 26 яшь була. Авыл советы рәисе буларак яшь кызны авыл халкы җылы кабул итә. Югары Мәлем авылында беренче электрны эшләтеп җибәргән, сугыш елларында колхоз эшләрен үз өстенә алган кешенең оныгын ничек хөрмәт итмисең соң? Аннары Фәнзия Николаева сүз белән генә түгел, ә эш белән дә үз нәселен лаеклы дәвам иттерүче булуын исбатлады. Авылдашлары аны бүген халыкка иң якын хакимият вәкиле дип саныйлар. Бу кешенең җәмгыять, үз якташлары алдында казанышлары һәм эше күз алдында. Соңгы елларда авылны төзекләндерү өчен күп эш башкарылды. Фәнзия Нәгыймовна авыл һәм районның мәдәни тормышында да актив катнаша, сәхнәдә чыгыш ясарга, район конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашырга вакыт таба. Аның шигырьләр укуы беркемне дә битараф калдырмый. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Фәнзия Нәгыйм кызына Лауреат Дипломын тапшырды. Бу көнне залда узган елларда Соббух Рәфыйков премиясенә ия булган башка лауреатлар, Соббух Рәфыйковның оныгы Айнур да бар иде. Чарага чакырылган Югары Пәнәче авылы җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров һәм Югары Мәлем авыл мәдәният йортының «Балкыш» халык театры җитәкчесе Фикрәт Сыйбгатуллин лауреат исеменә җылы теләкләрен җиткерделәр. Музыкаль номерлар тантананы тагын да бизәде.