ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда якташыбыз Каплин Василий Николаевичны искә алу чарасына җыелдылар.

14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, зооветеринария һәм агрофирма белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышып чыкты.

13
июнь, 2023 ел
сишәмбе
12 июньдә Әлмәт шәһәрендә «Россия көне» бәйрәменә багышланган 3х3 баскетбол буенча Татарстан лигасының 1 туры узды.
11 июньдә «Энергия» стадионында икенче лига ир-атлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең чираттагы туры узды.

11
июнь, 2023 ел
якшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!

10
июнь, 2023 ел
шимбә
Милли көрәш ярышларының кульминациясе булып финалчылар Фәршатов Рамил һәм Хәмидуллин Зөлфәт көрәше торды, аның нәтиҗәсендә Сабантуйның абсолют батыры, төп һәм традицион приз - сарык иясе билгеләнде. Ул Фәршатов Рамил булды.
Бүген Сабантуй спорт мәйданчыгында көн дәвамында армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, авыр атлетика, штанга, шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды.
Бүген шәһәр бәйрәме кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге паркта ел саен үткәрелә торган «Сабан туе гүзәле - 2023» муниципаль конкурсы узды. Чара яшь буында татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Бүген Ринат Фәрдиев исемендәге паркта Зәй Сабантуе узды.
Традиция буенча Зәйдә Сабантуй ипподромда ат чабышларыннан башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International