Зәй Сабантуенда спорт ярышлар узды

2023 елның 10 июне, шимбә
Бүген Сабантуй спорт мәйданчыгында көн дәвамында армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, авыр атлетика, штанга, шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды. Хатын-кызлар һәм ир-атлар волейбол командалары финал уеннарда очраштылар. «ГТО» ВФСК мәйданчыгы эшләде. Иң көчле катнашучылар призлар алды. Бәйрәмнең төп спорт тамашасында - милли көрәштә быел 90 көрәшче катнашты. 60 яшүсмер ун үлчәү категориясендә, 30 ир-ат биш үлчәү категориясендә көч сынашты. Зәйдә Сабантуйның абсолют батыры - Фаршатов Рамил.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International