Район башлыгы Разиф Кәримовның Россия көне белән котлавы

2023 елның 11 июне, якшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Без күп гасырлык тарихыбыз, Ватаныбызның бай рухи һәм мәдәни мирасы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Муниципаль районыбыз, республикабыз, илебез файдасына намуслы хезмәт иткән һәм хезмәт итүче якташларыбыз зур хөрмәткә лаек. Шул ук вакытта туган якның икътисади һәм социаль иминлеге безнең һәрберебезгә - хезмәтебезгә, белемебезгә, энергиябезгә һәм киләчәгебез өчен җаваплылыгыбызга бәйле икәнен аңлыйбыз. Зәйлеләрне, чиксез илебезнең барлык халкы кебек үк, үз Ватаны өчен горурлык хисләре берләштерә һәм һәркем киләчәктә Россиянең алга таба үсеше өчен үзенең көченнән килгәннең барысын да эшләячәк. Бу көнне һәркемгә барлык яхшы башлангычларда уңышлар, үз көченә ышаныч, оптимизм, куйган максатларыгызга ирешүегезне, ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм тыныч күк йөзе телим. Гаиләләрегездә үзара аңлашу һәм татулык, күңел җылысы һәм уңайлылык, иртәгәсе көннең тотрыклылыгына ышаныч булсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International