Бүген шәһәр бәйрәме кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге паркта ел саен үткәрелә торган «Сабан туе гүзәле - 2023» муниципаль конкурсы узды. Чара яшь буында татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Районның матур, талантлы, искиткеч 9 кызы "Сабан туе гүзәле" мактаулы титулы һәм 50000 сумлык диңгезгә юллама өчен көрәште. Конкурста катнашучылар: Альбина Габидуллина, Ландыш Борһанова, Гөлия Абзалова, Ләйсән Тимеркаева, Альбина Сәйфуллина, Азилә Закирова, Марина Лукманова, Ландыш Хәсәнова, Зилә Мөслаховалар иде. Конкурсантлар 4 конкурста ярыштылар: визит карточкасы, иҗади номер, милли ризык презентациясе һәм милли костюмнарда дефиле. һәрбер кыз матур, талантлы һәм индивидуаль иде. Конкурс нәтиҗәләре төп сәхнәдә игълан ителде. "Сабантуйның гүзәле" Ләйсән Тимеркаева булды. Калган 8 катнашучы «Сәхнә остасы», «Иң милли», «Иң заманча», «Иң иҗади», «Иң мөлаем»,«Иң зәвыклы», «Иң нәзәкатле», «Иң зифа кыз» номинацияләрендә бүләкләнде. "Сабантуй гүзәле" җиңүчесенә район башлыгы Разиф Кәримов "Мисс Сабантуй " таҗын кигезде, җиңүчегә Диплом һәм төп бүләк диңгезгә - 50 мең сумлык юллама тапшырды.