Зәйлеләр татар халык бәйрәме Сабантуйны билгеләп үтәләр

2023 елның 10 июне, шимбә

Бүген Ринат Фәрдиев исемендәге паркта Зәй Сабантуе узды. Биредә зәйлеләр һәм бәйрәм  кунаклары өчен төрле мәйданчыклар эшләде. Алар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, һөнәрчелек ишегалды, «Милли тамырлар» мәйданчыгында татарлар, керәшеннәр, руслар һәм чуашлар ишегалларында югарыда аталган халыкларның көнкүреше һәм милли ризыклары белән таныша алдылар. Бәйрәм чарасы Сабантуй тарихына багышланган театральләштерелгән тамашадан башланды. Бәйрәм белән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде, ул авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның хезмәтләрен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Сабантуй бәйрәме белән Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары Савельев Игорь Леонидович котлады, шулай ук район халкына армый-талмый хезмәт иткән өчен рәхмәт сүзләрен Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең 8 чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улы белдерде. Сабантуйның хөрмәтле кунаклары арасында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич, Татарстан Республикасы Рәисе Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Нуриев Фәнис Галиәхмәт улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук бүлеге башлыгы Долгов Марат Шамил улы, "Коррупциягә каршы бизнес" иҗтимагый процедуралар үзәге" башкарма рәисе Сергеева Гөлнара Илдус кызы, танылган якташларыбыз: филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Миңнегулов Хатип Йосып улы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Минзәлә драма театры артисты Зарипов Фоат Фәрхетдин улы, Зәй муниципаль районы башлыгының җәмәгать ярдәмчеләре һәм башкалар бар иде. Төп сәхнәдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Восток агрофирмасы» ның әйдәп баручы агрономы Николай Тугашевка бирелде. Нәтиҗәле хезмәте һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте Зәй районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Шатлык» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Мария Романовага игълан ителде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, «Агросила - Сервис» акционерлык җәмгыятенең 5 нче номерлы үзәк ремонт цехы башлыгы Илдус Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы «Агрофирма Восток»ҖЧҖнең тәэмин итү буенча инженеры Сәлмән Һадиевка тапшырылды. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасындагы намуслы хезмәтләре өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Восток» агрофирмасының баш хисапчысы Зилә Матрухова, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Артур Мөхәммәтҗанов, “Кузайкино” төбәк җитештерү комплексы диспетчеры Светлана Плотникова бүләкләнде. Район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән авыл хуҗалыгы тармагында һәм спортта иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әти-әниләре бүләкләнде. Авыл хуҗалыгының иң яхшы бүлекчәләре аталды: 1 урын — «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» , 2 урын — «Восток» агрофирмасының «Нива-Восток», 3 урын — «Зәй» агрофирмасының «Аксар» бүлекчәсе булды. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип Рафис Фәрдиевның крестьян-фермер хуҗалыгы аталды. Биредә бүген 140 авыл хуҗалыгы алдынгысы бүләкләнде. 2023 елның “Кыр батыры” дип «Зәй» агрофирмасы механизаторы Шәйхиев Айнур Рәшит улы танылды. Намуслы хезмәте өчен район башлыгы Разиф Кәримов аңа «Лада-Гранта» җиңел автомобиле ачкычын тапшырды, шулай ук чәчү батыры традицион бәрән белән бүләкләнде, аңа көрэш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе, көрэш һәм билбау көрәше буенча спорт мастерына кандидат булган Җәмил Ибраһимов белән бергә Сабантуй флагын күтәрү хокукы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International