ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе
«Россия - мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Президент Платформасы «Бу безнең гаиләнеке» дигән яңа проектны башлап җибәрде. «Бу безнең гаиләнеке» проекты-актив тормыш позициясе булган, һәрьяклап үсештә кызыксынучы гаиләләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия гаилә конкурсы.
1 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә чаңгычы-узышчылар арасында «8 нче урта мәктәбе" ачык беренчелеге узды.
30 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә 2012-2013, 2014-2015 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика турниры узды.
29-30 сентябрьдә Кама Аланында 2011-2012 елгы кызлар, 2009-2020 елгы кызлар һәм егетләр, 2007-2008 елгы егетләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге узды.
30 сентябрьдә Октябрьский шәһәрендә «Спорт сарае» муниципаль унитар предприятиесе призларына 2009-2010 елларда туган егетләр арасында спорт көрәше буенча республика ярышлары(грек-рим көрәше дисциплинасы) узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар: 100 кг.га кадәрге авырлык категориясендә 3 урын Александр Петров, 68 кг.авырлык категориясендә 5 урын Марат Талибуллин, спортчыларның тренер-укытучылары Маврин Радик Максимович.
Галина Асапова Зәй шәһәрендә мендәрләрне реставрацияләү буенча үз эшен оештыра, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты буенча үз эшен үстерүгә финанс чаралары ала.
Цифрлы эфир телевидениесен кулланучыларның күпчелеге сурәтләрнең сыйфатында үзгәрешләр булуын сизмәячәк тә. 2023 елның 28 сентябреннән 21 октябренә кадәр 10 сәгать 52 минуттан алып 12 сәгать 42 минутка кадәрге вакыт аралыгында Татарстанда “көзге кояш интерференциясе” күренеше күзәтеләчәк – бу вакытта кояш нурланышы эфир телевизион сигналын кабул итүдә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин.
Грипп-кискен йогышлы авыру, аның массакүләм таралуы һәм җитди катлауланулар барлыкка килү куркынычы зур. Йогу юллары: күбесенчә һава-тамчы юлы белән: сөйләшкәндә, ютәлләгәндә, төчкергәндә; сирәк очракта- контактлы-көнкүреш юлы: пычрак куллар, гомуми көнкүреш һәм гигиена әйберләре, савыт – саба аша.

30
сентябрь, 2023 ел
шимбә
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан 47 яшьлек Сергей Анатольевич Кириллов белән хушлашты.
Хөрмәтле өлкән буын, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм! Бу дата — районыбыз, шәһәр үсешенә тиңдәшсез өлеш керткән, озак еллар намуслы хезмәт куйган өлкән буын кешеләренә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, безнең кадерле әти-әниләребезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерү, йөрәк түребездәге җылы хисләрне белдерү мөмкинлеге бирүче көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International