Йөзү буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге узды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе
29-30 сентябрьдә Кама Аланында 2011-2012 елгы кызлар, 2009-2020 елгы кызлар һәм егетләр, 2007-2008 елгы егетләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге узды. Ярышларда "Зәй " спорт мәктәбе укучылары катнашты. Әхтәмова Дина 50+100 м дистанциядә (аркада йөзү), Җәмәлетдинов Алмаз 100 м дистанциядә комплекслы йөзү, Богомазов Никита 50 +100 м брасс дистанциясендә җиңүчеләр. Насыйрова Айсылу 50+100 м брасс дистанциясендә, Красильников Даниил 50+100 м (аркада йөзү), Богомазов Никита 100 м дистанциядә комплекслы йөзү, Җәмәлетдинов Алмаз 50+100 м дистанциядә ирекле стиль буенча көмеш призерлар булдылар.Тренерлары Галимова Рәисә Хөсәен кызы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International