Зәйдә һәлак булган хәрби хезмәткәрне соңгы юлга озаттылар

2023 елның 30 сентябре, шимбә

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан 47 яшьлек Сергей Анатольевич Кириллов белән хушлашты. Рядовой Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак була, ул  узган ел октябрь аенда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган була. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов хәрбинең әнисе, хатыны, уллары, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. "Без тагын бер геройны соңгы юлга озатабыз. Рядовой Кириллов туганнары өчен яраткан ул, ир, әти һәм якын кеше, хезмәттәшләре өчен тугры дус, ә безнең Ватаныбыз өчен тыныч тормышны яклап һәлак булган батыр солдат булып калыр. Символик рәвештә, бүген, 30 сентябрьдә, Сергейны җирләгән көнне, без Луганск һәм Донецк Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшүенең беренче еллыгын билгеләп үтәбез. Бер ел элек әлеге республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүче миллионлаган кеше үз карары белән безнең уртак үткәнебез һәм уртак киләчәгебез барлыгын раслады», - дип билгеләп үтте Разиф Гали улы Кәримов. Шулай ук җыелучылар алдында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Марсель Вәлиуллин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов кайгы уртаклаштылар. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Сергей Анатольевич Кириллов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген солдатның хатыны Елена Владимировнага Разиф Кәримов һәм Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар. Сергей Кирилловны соңгы юлга барлык хәрби шартларны үтәп озаттылар.  Аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне яңа шәһәр бистәсе зиратында җирләделәр. Герой турында хәтер зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International