Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы
2023 елның 30 сентябре, шимбә
Хөрмәтле өлкән буын, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм! Бу дата — районыбыз, шәһәр үсешенә тиңдәшсез өлеш керткән, озак еллар намуслы хезмәт куйган өлкән буын кешеләренә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, безнең кадерле әти-әниләребезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерү, йөрәк түребездәге җылы хисләрне белдерү мөмкинлеге бирүче көн. Сез — чорлар һәм буыннар арасындагы тере бәйләнеш ияләре, әхлакый, рухи кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен таяныч һәм ярдәмчеләр. Сезнең белемегез һәм бай тормыш тәҗрибәгез хәзерге шартларда аеруча мөһим, чөнки яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең акыл зирәклеге дә бик кирәк. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз зур хөрмәт уята. Оптимистик рухлы, битараф булмавыгыз, гражданлык позициягез, яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүдә ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә. Көннәрегез һәрвакыт якты һәм матур булсын, күңелләрегездән тынычлык, ә йөрәгегездән яшьлек китмәсен. Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын, яратуын тоеп яшәгез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, озын бәхетле гомер, тыныч күк йөзе телим!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз