30 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә 2012-2013, 2014-2015 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика турниры узды. «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 22 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Минеев Егор чемпион булды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), 24 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Фәршатов Данис чемпион булды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), Сәдриев Салават бронза призер булды (тренеры Салихова Регина Равил кызы), 26 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Айгузин Артем көмеш призер булды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә), 28 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Мөгурбиев Әбүбәкәр чемпион булды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), 30 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хисмәтуллин Арслан бронза призер булды (тренеры Кәлимуллин Ленар Мөдәрис улы), 33 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир чемпион булды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), 36 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хафизов Данил бронза призер булды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), 40 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Ямбаршев Георгий бронза призер булды (тренеры Салихов Равил Фаил улы), 50 килограммга кадәрге авырлыкта Якупов Әдел чемпион булды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы).