Зәй шәһәрендә яшәүче үзенең уңыш тарихы белән уртаклашты

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Галина Асапова Зәй шәһәрендә мендәрләрне реставрацияләү буенча үз эшен оештыра, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты буенча үз эшен үстерүгә финанс чаралары ала. Галина Асапова үзенең уңыш тарихы белән  уртаклашты: "Эшсез калгач, мин эш эзләү максатыннан мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Миңа үз эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирелде. Башлау өчен мин бизнес-план төзедем, эшне башлау өчен кирәк булган барлык чыгымнарны исәпләдем. Эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча эксперт комиссиясе әгъзалары минем бизнес-планымны хупладылар, һәм мин үз бизнесымны ачу өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм алдым. Киләсе ике айда мин җиһазлар һәм материаллар (ястыкларны чистарту өчен аппарат, стеллаж, мендәр тышлары һ.б.) сатып алдым һәм кечкенә бизнесымны башладым. Нигә мин бу төр бизнесны сайладым? Беренчедән, бу эш төре зур башлангыч чыгымнар таләп итми. Икенчедән, кече бизнес махсус күнекмәләр таләп итми. Өченчедән, эшнең гадилеге. Тагын бер сәбәп-  бу хезмәткә ихтыяҗ зур булу. Мин эшкуарларга ярдәм программасы өчен бик рәхмәтле һәм бу программаның даими яшәвен һәм тагын да  киңәюен телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International