Эшмәкәрләр белән очрашты

2012 елның 13 июле, җомга

Кичә хакимиятнең кече залында монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Алексей Гаранин шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Ул әлеге хезмәтнең максаты һәм бурычларын, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен аңлатты, законнардагы үзгәрешләр, заказлар эшләгәндә еш очраучы хаталар турында мәгълүмат бирде.

Соңыннан Алексей Гаранин эшмәкәрләр сорауларына җавап бирде, шәхси кабул итү үткәрде.

Киңәшмәне башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Павел Байрашев алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International