Алда – хәлиткеч көннәр

2012 елның 13 июле, җомга

Быел урак иртә башланды. Язның иртә килүе, җәйнең матур торуы игеннәрнең башка елларга караганда тизрәк өлгерүенә китерде. 10 июльдә арыш урагы башлануын сирәк кешеләр хәтерлидер.

Районыбыз басуларында мул уңыш өлгерде. Быел игенчеләребез алдында 40 мең гектарга якын бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Уракны оешкан төстә, кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгу күптөрле факторларга бәйле. Шуның иң мөһиме – урып-җыю комплексының әзерлеге. Әлеге максатта һәр елны уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың торышы тикшерелә. Быел да берничә көн элек әлеге мөһим чаралар уздырылды. “Комбайннар парады”ның беренчесе “Зәй” агрофирмасында үткәрелде. Бу көнне агрофирманың барлык комбайннары, машиналары Яңа Тәкмәк авылы янына әзерлек сызыгына куелды. Район комиссиясе һәр берәмлек техниканың торышын җентекләп тикшерде.

Олы кампанияне башлар алдыннан уракны оештыру мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү дә күркәм гадәткә әверелде. Тезелеп торучы кыр кораблары янында узган киңәшмәдә “АгроКөч-Төркем” АҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, аның урынбасары Илсур Сабирҗанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, агрофирма белгечләре, механизаторлар катнашты.

– Быел бөртеклеләрдән мул уңыш көтелә. Безнең бурыч – аны түкми-чәчми җыеп алу. Урак чорында эш оештыру максатында штаб төзелде һәм ул инде эшкә кереште, – диде чыгышында Илдар Гыймадиев.

Быелгы уракта район буенча барлыгы 90 комбайн эшләячәк. Бер комбайнга уртача 435 гектарда игеннәрне суктыру кирәк булачак. “Зәй” агрофирмасында ул бер комбайнга 397 гектар туры килә. Шунысын да әйтик, узган ел “Зәй” агрофирмасы уңыш буенча тулаем агрохолдингта беренче урынны яулаган иде. Зәйлеләр быел да сынатмас. Бу турыда чыгышында агрофирма директоры Владимир Егоров әйтеп үтте.

Быелгы “Комбайннар парады” шунысы белән дә истә калачак: анда мәртәбәле кунаклар, күренекле якташларыбыз – язучы, драматург Рабит Батулла, Казан дәүләт аграр университетының кафедра мөдире, профессор Илшат Гайсин, техник фәннәр докторы, профессор Ирек Исрафилов, физика-математика фәннәре кандидаты Заһир Исрафилов, педагогика фәннәре кандидаты, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис Шәймәрданов катнашты. Алар игенчеләр белән районда старт алган “Туган җирдә очрашулар” проекты кысаларында очрашты.

– Безнең күбебез күптән түгел район Сабантуенда булып киткән иде. Менә тагын туган җирдән чакыру алдык һәм шатланып кайттык. Якташларыбыз мул уңыш үстергән. Икмәк өчен көрәш башланырга тора. Зәебез матур, мул тормыш белән яши. Кунак чакыру – муллык, киң күңеллелек билгесе, – диде Рабит Батулла.

Урак башланды, игенче басуга чыкты. Алда – хәлиткеч көннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International