Бәйрәм әлеге йорт төзелүгә 40 ел тулуга багышланды. Әлеге кичне өлкәннәр дә, балалар да эчкерсез күңел ачып, уйнап-көлеп, рәхәтләнеп ял итеп үткәрде. Яшьләр идарәсе белгечләре оештырган төрле чараларда һәркем теләп катнашты, матур җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап ял итте, үзешчән артистларга кушылып җырлаучы, биючеләр дә булды. Шушы йортта туып үскән «Гранд» ансамбле солисты Алексей Волковның аһәңле җырлары барысын да әсир итте. Төрле төстәге шарлар белән бизәлгән ишегалды күрше-тирә йортларда яшәүчеләрне дә үзенә дәште, кече мәйданчык зурайганнан-зурайды. Балаларны клоуннар спорт ярышларында көч сынаштырды, теләге булганнарга битләренә, кулларына матур сурәтләр төшерү мөмкинлеге дә тәкъдим ителде.
Бәйрәм барышында йортның төзелү тарихы да искә алынды. Хәер, 40 ел буе биредә яшәүче кешеләр аны беренче салынган кирпечләреннән үк яхшы хәтерлиләр. Чөнки бу йорт шушы кешеләр көче белән төзелгән.
– Шушы йорттан фатир алу мөмкинлеге бирелә дигәч, без – баракларда яшәүче бер төркем кеше йорт төзү эшенә үзебез керештек. Нигез ташларыннан алып түбә япканчы эштән соң җыелып йорт төзедек. Мин «ПМК-106» оешмасында эшләп лаеклы ялга чыктым. Йорт төзелеп бетеп, биредән фатир алган көнне әле дә тормышыбызның иң сөенечле вакыйгаларының берсе буларак хәтерлим. Фатирыбыз бишенче катта булса да, анда очып кына йөри идек. Ирем Фарис белән шушы йортта ике бала үстереп, олы тормышка бастырдык. Кыскасы, 40 ел эчендә йортыбызда күңелле вакыйгалар аз булмады, шөкер, – дип уртаклашты Гөлсинә апа Галиуллина.
Йорт төзелешендә катнашкан кешеләрнең инде хәзер шактые биредә яшәмәсә дә, алар бу йортны сагынып, әле дә кунакка килгәли икән. Бүгенге көндә «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәтенә караган 120 фатирның 33ендә 40 ел элек килеп төпләнгән кешеләр яши. Ишегалды бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен җиткергән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова да бу мөхтәрәм кешеләргә аерым мөрәҗәгать итеп, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!