Бер күрешү - үзе бер гомер

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Әлмәт театры килгән дигән сүз Чыбыклы авылы тамашачысын, җылы урыннарыннан кузгатып, мәдәният йортына китерде. Репертуары һәрчак бай Әлмәт татар дәүләт драма театры бу юлы да сәнгати яктан камил, тәрбияви яктан көчле эшләнгән спектакле белән сокландырды.
Районда һәм шәһәрдә күренекле якташлар белән очрашулар башланды. Шундый очрашуларның беренчесе Чыбыклы авылында булды.
Гүзәл табигать кочагына урнашкан Чыбыклы талантларга бай. Республика һәм чит төбәкләргә билгеле баянчы Максат Гомәров, Татарстанның халык, Башкор-тстанның атказанган артисты Фоат Зарипов - шундыйлардан.
Фоат Зарипов 1952 елда Чыбыклы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт иткән. 1970 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. Төрле характердагы рольләрне башкара. Ул уйнаган һәр герой тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.
- Район җитәкчелеге якташлар белән очрашулар үткәрә. Сезне һәм сезнең театрны Чыбыклыга чакырабыз, дигәч, бик шатланып риза булдым. Бүген сезгә тәкъдим ителәчәк спектакльдә үзем уйнамыйм, театрның яшьләр труппасы чыгыш ясый. Бик талантлы яшьләр, - диде ул.
Әлмәт театры быелгы 67нче сезонны драматург Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлап "Исәнмесез" спектакле белән япкан. Спектакльдә театрның йөзек кашлары Камил Вәлиев, Фоат Зарипов, Луиза Солтанова, Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, Рафик Таһиров һәм башка артистлар уйнаган.
Сәхнә кешене башкалардан югарырак күтәрә, буйлы һәм затлы итеп күрсәтә. Артист Фоат Зариповка мин гомер буе башымны күтәреп карадым. Буйга миннән озынрак булганга түгел, ә рухы, табигате белән югары тоела ул. Үзенә генә хас бер серлелек бар кебек анда. Чын артист нәкъ менә шундый буладыр да инде ул. Хәтта начар кеше образларын уйнаганда да, аның эченнән яктылык, йөзеннән нур бөркелеп тора шикелле.
Очрашуга Фоат Зарипов театрның яшьләр труппасы белән килде. Спектакльдә үзе уйнамаса да, яшьләрдә аның уйнау алымнары чагылып китә. Туймазы театры режиссеры Байрас Ибраһи-мов сәхнәгә куйган "Студентлар 3D" спектаклен тамашачы көчле алкышларга күмде. Яшьләр үз рольләрен чын профессиональ дәрәҗәдә башкардылар. Ус-ман Сабирович ролен уйнаган Сарман егете Нәфис Габдрахмановка, Әсма ролендәге Чаллы кызы Эльвира Һадиева, Рәмзия ролен башкарган Әлмәт кызы Айгөл Рамазанова, Хәкимә ролен уйнаучы Рәзинә Хәки-мова, Алмаз ролен уйнаган Сарман егете Раушан Мөхәммәтҗанов, Морад ролен башкаручы Азнакай егете Илсур Хәйретдиновка сокланмый мөмкин түгел. Исеменнән үк күренгәнчә, бу спектакль - бүгенге яшьләребез хакында. Замана ритмына куелган спектакльдә уен-көлке, җыр-бию, музыка да яшьләр теләгәнчә.
Тулай торак бүлмәсендә ике яшь студентка белән иртәгә декан булачак Усман Сабирович бикләнеп кала. Ишек бикле, тәрәзәләр биек... Бүлмәдән чыгу юлларын гына түгел, тормыш кыенлыкларын җиңү юлларын да бергә эзлиләр алар.
Спектакльне тамашачының кызыклы җирендә чын күңелдән тартынмыйча кычкырып көлүләреннән артистларның рольләрен ихлас күңелдән яратып башкарганлыгы күренеп тора.
Фоат Зарипов чыбыклы-лар өчен көтелмәгән бәйрәм ясады.
- Авылдашлар өчен мондый очрашулар оештыру бик мөһим. Күбрәк булсын иде алар. Халык тамаша залларын тутырып йөрсен иде. Сәнгать яраткан кешеләр гади һәм эчкерсез була. Га-диллектә Галилек, - диде Фоат Зарипов.
Очрашуда шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Ху-җин, Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидул-лина катнашты. Алар артистларга рәхмәт белдереп, чәчәк бәйләме бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International