Хәбәр иткәнебезчә, шәһәрдә интернет челтәренә чыбыксыз тоташу мөмкинлеге бирүче "Татте-леком" ААҖнең Wi-Fi технологиясе барлыкка килде. Зәйдә ике урында Wi-Fi зонасы булдырылды. Аларның берсе - "Энергия" стадионы, икенчесе "Яшьлек" боз сараенда урнашкан.
Лимитсыз эшләүче Wi-Fi "Таттелеком" технологиясенең өстенлекләре бик күп. Ул ноутбук, коммуникатор, смартфоннар белән даими эшләүчеләргә бик тә кулай. Студентлар, эшмәкәрләр бу хезмәттән аеруча еш кулланучылардан исәпләнә. Wi-Fi технологиясе интернет челтәренә тиз арада тоташу мөмкинлеге бирә. Бер үк зонадан бер үк вакытта интернет челтәренә тоташкан 25 кулланучы тоташу тизлеген киметмичә эшли ала. Шәһәрдә "Энергия" стадионына, "Яшьлек" боз сараена спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә килүче Wi-Fi технологиясенә кушылган һәркем бу сыйфатлы хезмәттән файдалана. Яңа элемтә эшли башлауның беренче аенда (12 июньнән 2 июльгә кадәр) стадионда гына да 134 кешенең Wi-Fi технологиясе аша интернетка тоташуы мәгълүм. Ә боз сараенда 16 июньнән 11 июльгә кадәр 138 кеше Wi-Fi технологиясе аша интернетка чыккан. Бу җәй айларында белем алучы студентларның күпләп туган шәһәрләренә кайтуы, яшьләрнең яңа технологиягә аеруча мөкиббән булуы белән бәйле.