Шикәрлелек арта

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

Авыл хезмәтчәннәре салкыннар башланганчы шикәр чөгендерен алып, кагат кырына өя. Бу эш һава торышы кинәт үзгәреп, татлы тамыр басуларда калмасын өчен эшләнә. Узган ел кинәт туңдыру нәтиҗәсендә кайбер хуҗалыкларда шикәр чөгендере алуда кыенлыклар булды.
Районда 4851 гектарда татлы тамыр җыелган, ягъни 54,7 процент дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 335 центнер тәшкил итә. Әлеге эшне "Восток" - 1722 (уңыш гектарыннан 274 центнер), "Зәй шикәре" - 1568 (368), "Зәй" агрофирмасы -1267 (420),"Нива" ҖЧШ 80 гектарда (250) башкарды.
Шикәр заводы 334631 тонна чимал кабул итте. Шуның 48868 тоннасы - "Зәй шикәре", 36081е - "Восток", 47068е - "Зәй" агрофирмасы, 1083 тоннасы "Нива" ҖЧШеннән китерелде. Татлы тамырның шикәрлелеге - 16,61, пычраклык 10 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International